Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Республика бәйгесендә җиңгән Наилә Харисовага 300 мең сумлык сертификат тапшырылды

Әгерҗенең каләм иясе – Казанда бүләкләү тантанасында 

Бүген Казанда Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ул Язучылар берлегенең Тукай клубында узды. 

Тантаналы чарада Әгерҗедән каләм остасы, мәгариф ветераны Наилә Харисова да катнашты. Ул Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән иҗади бәйгенең “Повесть” номинациясендә җиңү яулаган иде. 

Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбызны олы җиңүе белән тәбрикләп, Диплом һәм 300 мең сумга сертификат тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев