Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Республиканын иң яхшы татар теле тәрбиячеләренең берсе Әгерҗе шәһәренең 8нче балалар бакчасында эшли

– Бәйгенең район этабы декабрьдә генә булса да, сентябрь аенда – уку елы башлануга җиң сызганып эшкә керештем, – ди Эльвира

Әгерҗе шәһәре балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең республика этабында ике ел рәттән район данын лаеклы якладылар. Әлеге конкурсның “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә быел 8нче бакчадан Эльвира ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА өченче урынга лаек булды. 

8нче балалар бакчасында 13 ел малай-кызларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләүче Эльвира Дарсель кызы үзен әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, каршы килми. Чөнки аның башкалар белән бүлешерлек бай эш тәҗрибәсе дә, осталыгы да бар, иң мөһиме, теләге дә зур була. 

– Бәйгенең район этабы декабрьдә генә булса да, сентябрь аенда – уку елы башлануга җиң сызганып эшкә керештем, – ди Эльвира. 

Район күләмендә, Менделеевта зона этабында җиңү яулаганнан соң, Әгерҗе тәрбиячесен март аенда Казанда тагын да җитди һәм җаваплы республика этабы көтә. 

– Башка еллардан аермалы буларак, быел республика этабына өстәмә биремнәр кертелгән иде. Тәрбиячеләргә занятие, мастер-класс күрсәтүдән тыш, ата-аналар белән эш тәкъдим итәргә, үзанализ ясарга да туры килде, – ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия бирү методисты Ләйсән Кәлимуллина. 

Занятиегә килгәндә, Эльвира Дарсель кызына жирәбә буенча “Сәламәтлек – зур байлык” дигән тема эләгә. 

“Ел тәрбиячесе” бәйгесенең республика этабында катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән әңгәмәдә дә катнашалар. Эльвира Дарсель кызына “Ни өчен Сез тәрбияче һөнәрен сайладыгыз?” дигән сорау бирәләр. 

Әлеге сорауга шигъри юллар белән җавап бирә ул: 

Игелекле татар тәрбиячесе, 
Синнән күчә безгә мәрхәмәт. 
Йөрәк утың балкып янса гына 
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт. 

– Минем иң зур хыялым укытучы әнием Ифада Рәисовна кебек булу иде. Ул гомере буе туган авылым Кырынды мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, хезмәттәшләре, укучылар, әти-әниләр арасында хөрмәт яулады, – дип сөйләгән Эльвира әнисен искә алып. 

Нәкъ менә аның үрнәгендә ул укытучылыкка укый, нәкъ менә аның кебек үзен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлый. 

– Мин әнием юлыннан баруым, бакчабызда тәрбияләнүче төрле милләт малай-кызларында татар теленә мәхәббәт тәрбияли алуым белән бик бәхетле мин бүген, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев