Ретро автомобильләр Әгерҗегә килеп җитте
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган традицион ретро автойөреш бүген кич белән Әгерҗегә килеп җитте. Исегезгә төшерәбез, ул Казан-Теләче-Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итә. Бу йөреш Тарихи техника сөючеләрнең "АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган. Маршрут Казанда башланып, Теләчедә дәвам итте. Ретро техникаларны бүген кичке дүрт тирәсендә Әгерҗенең...
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган традицион ретро автойөреш бүген кич белән Әгерҗегә килеп җитте.



Исегезгә төшерәбез, ул Казан-Теләче-Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итә.
Бу йөреш Тарихи техника сөючеләрнең "АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган. Маршрут Казанда башланып, Теләчедә дәвам итте. Ретро техникаларны бүген кичке дүрт тирәсендә Әгерҗенең капкасы булган Кичкетаңда каршы алдылар. Кунакларны спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Олег Капилов сәламләделәр. Үзләре дә 55 «яшьлек» «Волга»ларында җилдерүче, «АвтоРетроКлуб»ның әгъзалары булган шәһәрдәшләребез Рафаэль Җиһангәрәев һәм Рәис Гадыршин да дусларын каршы алырга бардылар.
Иртәгә ретро машиналар Әгерҗедә - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев