Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Резеда Фаяз кызы Кашапованы котлыйбыз!

Әгерҗедә яшәүче иң кадерле кешебез – бердәнбер кызым, яраткан тормыш иптәшем, сөекле әнием Резеда Фаяз кызы Кашапованың бүген матур бәйрәме – туган көне.

Табигатьнең иң матур вакытында дөньяга килгәнсең син. Гомерең буе якыннарыңа, туганнарыңа, дусларыңа шатлык-сөенеч өләшеп, тормыштан ямь табып яши белүең, уңганлыгың, тырышлыгың, сабырлыгың белән сокландырасың. Без сине бик яратабыз. Гомеребез буе бер-беребезгә олы терәк булып, рәхәт итеп, куанып яшәргә язсын дип телибез.

Бәйрәмең көнендә саулык-сәламәтлек, бәхетле киләчәк, кайгы-хәсрәтсез гомер юлдаш булсын дибез. Һәрчак шундый матур, яшь күңелле, олы йөрәкле булып кал, кадерлебез.

Безнең шатлык бүген сиңа булсын,
Сөенечтән күңелләрең тулсын,
Кояш йөрәгеңдә урын алсын,
Котлау арты бүген котлау яусын.

Иң матур теләкләр белән әниең Рафилә, тормыш иптәшең Әнис, улың Нияз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев