Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Резидә ӘХМӘТХАНОВА “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы уйнаткан мантоварка иясе булды

1 ноябрьдә бәхетле бүләк иясен ачыкладык

Октябрь аенда “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаучылар арасында мантоварка уйнатылуы турында хәбәр иткән идек. 1 ноябрьдә бәхетле бүләк иясен ачыкладык. Ул – Кырындыдан Резидә Әхмәтханова.

– “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясе уйнаткан һәр лотереяда катнашам. Әмма моңа кадәр бүләк отканым юк иде. Бу – беренче отыш, – диде ул котлап шалтыраткач. Дөрес, башка төрле лотереяларда да катнашканы булган Резидә ханымның. Аларда да олы бүләкләр иясе булмаган. “Мантоварка – әлегә мин откан бүләкләрдән иң зурысы“, ди ул сөенеп. Әхмәтхановлар гаиләсенең район газетасына язылмый калганы юк. 

– “Әгерҗе хәбәрләре“н ирем Фәрит исән вакытта да бик яратып укый идек. Хәзер дә  бер хәрефен дә калдырмыйм. Республика хәбәрләре дә ошый. Бар яңалык бер гәҗиттә булу бик уңайлы, – ди Резидә апа.

Ул гомер буе Кырынды фельдшерлык-акушерлык пунктында авылдашлары сәламәтлеге сагында торган. Әлеге игелекле хезмәткә 37 ел гомерен багышлаган. Хәзер инде лаеклы ялда. Авылдашлары Резидә ханымны олы йөрәкле, ярдәмчел, ачык йөзле булганы, активлыгы, төшенкелеккә бирелмичә шат күңелле булып яшәгәне өчен дә хөрмәт итәләр. Алай гына да түгел, ул 40 ел инде иренең инвалид апасын да тәрбияли икән. Аның белән гомер буе бер түбә астында яшиләр. Менә шушы гамәле өчен дә һәйкәл куярлык аңа, диләр авылдашлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев