Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ринат Гозәерова "Татарстанның нәни гүзәле-2022" конкурсында "Энҗе бөртеге" номинациясендә җиңде

Нәни кызның хыялы тормышка ашты

Әгерҗедән нәни Рината Гозәерова "Татарстанның нәни гүзәле-2022" конкурсында катнашты. Ул "Энҗе бөртеге" номинациясендә җиңүче булды.

"Бу безнең өчен зур җиңү! Бәйге искиткеч кызыклы һәм дулкынландыргыч иде. Кызыбыз белән без әзерлек вакытында да, конкурс вакытында да бик зур тәҗрибә һәм күп хис-кичерешләр алдык", - дип уртаклаша кызның әнисе Лиана Гозәерова.

Ул тавыш бирү барышында ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерә.

"Янәшәдә мондый кешеләрнең булуын белү канатландыра. Укытучыбыз Елена Скворцовага һәм барлык мәдәният йорты хезмәткәрләренә конкурска әзерләнүдә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Рината өчен искиткеч костюмнар тудырган һәм безгә ярдәм иткән Земфира Михайловага да рәхмәт әйтәсем килә", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев