Роспотребнадзор ковидның Британия штаммына тест турында сөйләде
Тест-система 1,5 сәгатьтә вирусны ачыкларга мөмкин
COVID-19ның Британия штаммын ачыклау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән тест-система 1,5 сәгатьтә вирусны ачыкларга мөмкин. Бу турыда ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен тест-система эшләнгән. Тест вирусның мутант формасыннан мутант булмаганын аерырга сәләтле. Бу тест 1,5 сәгатьтән анализның нәтиҗәсен ачыкларга сәләтле, ә классик тестлар өч тапкыр күбрәк вакыт таләп итә», диелгән хәбәрдә.
Мондый реагентлар җыелмасы дөньяда беренче тапкыр ясалган, хәзер аны сынау дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев