Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Россия исемле кыз баланы хастаханәдән чыгардылар

Бала Чаллыда туган

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балага әти-әнисе Россия дип исем кушкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза "Татар-информ".

Бала 35 атна срокта туган, аның авырлыгы - 1810 грамм һәм буе - 45 сантиметр. Әти-әнисе аңа Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушарга җыена.

«Перинаталь үзәкнең медицина персоналы мондый уникаль исемне беренче тапкыр ишетте», - диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.

Яңа туган баланың әнисенең дә исемле үзәнчәлекле, ул - Родушка. Патриот ата-ананың олы уллары Природа исемле, аны өйдә Родушка дип йөриләр.

«Табибларга рәхмәт. Реанимациядә, җитлекми туган балалар бүлегендә безнең турында яхшы кайгырттылар, аннары палатага күчерделәр һәм без анда 4 ноябрьгә кадәр булдык», - дип сөйләде әни кеше.

17 ноябрьдә, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, ана белән баланы Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар. Табиблар гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Фото: Чаллының Кама балалар медицина үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев