Россия көне белән
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВның Россия көне белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм.
Без барыбыз да дәүләтебез тотрыклылыгы һәм иминлеге өчен, балаларыбызның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кешенең иминлеге өчен алшарт булып тора.
Уңышларыбызның нигезен Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, һәр эштә иҗадилык, осталык, тырышлык тәшкил итә. Россия – безнең туган җиребез булу белән беррәттән, зур һәм тату гаилә дә.
Махсус хәрби операция шартларында якташларыбыз туган җирдә тынычлык урнашсын өчен батырларча көрәшәләр. Без Ватанны саклаучыларыбыз белән горурланабыз, барыбыз бергәләп аларга һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм рухи күтәренкелек телим. Һәр йортта муллык һәм иминлек булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев