Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россиядә ташламалы гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайталар

Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте

Россиядә ташламалары гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтачаклар. Ул 2024 елның июлендә гамәлдән чыгарга тиеш иде. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Гаилә ипотекасы программасы быелның июленә кадәр гамәлдә. Аны база параметрларын саклап калып, 2030 елга хәтле озайтырга тәкъдим итәм. 6 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә сорыйм. Алар өчен кредитның ташламалы ставкасы элеккечә 6 процент булып кала», – диде Президент.

Ташламалы гаилә ипотекасын баштарак ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче, уллыкка алынган бала тәрбияләүче гаиләләр ала иде. Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бу программа буенча кредитның иң югары күләме 12 млн, башка төбәкләрдә 6 млн сум.

Программа буенча беренчел кертем фатир бәясенең кимендә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш. Программа кысаларында элек алынган ипотеканы рефинансларга була.

«Соңгы 6 елда Россиядә миллионлаган гаилә торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артыгы гаилә моны ипотекасы ярдәмендә эшләде һәм бу программа бездә 2018 елда башланды. Искәртеп үтәм, без аның үтемле булуын гел үстереп тордык. Башта аны ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, аннан бер балалы гаиләләр дә куллана алды», – дип сөйләде Владимир Путин.

Шулай ук Путин узган елда 110 млн квадрат метр торак төзелүен дә әйтте. Бу күрсәткеч совет чорында, 1987 елда, булган күрсәткечтән 1,5 тапкырга артыграк. Ул елда 72,8 млн квадрат метр торак төзелгән була.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев