Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Россиядә ипотеканың кыйммәтләнәчәге хакында искәрттеләр

Экспертлар бәяләмәсе буенча, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артырга мөмкин.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Банкының төп ставканы 7,5 проценттан 7,75 процентка кадәр арттыру турындагы карары ипотека кредитларының кыйммәтләнүенә китерәчәк. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин шул турыда кисәтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта ул министрлыкның вакыйгаларның бу рәвешле үсешенә «берничек тә йогынты ясый алмавы» хакында әйтте.

Нәтиҗәдә, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артачак, ә яңа төзелгән йортларга сорау 10 процентка кимиячәк, дип шәрехләде Үзәк банкның карарын А101 девелопер компаниясенең коммерция директоры Дмитрий Трубников.

«Базарда торакның үтемлелеге берьюлы барлык төп факторлар хисабына кимүгә бәйле вазгыять туачак», - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/16/177168/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев