Россиядә яңа бәйрәм барлыка килде
2 октябрьдә билгеләп үтеләчәк
Россия Президенты Владимир Путин Урта һөнәри белем бирү көнен бәйрәм итә торган указга кул куйды. Ул 2 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
– Урта һөнәри белем бирүне үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, урта һөнәри белем бирү көнен билгеләргә һәм аны 2 октябрьдә билгеләп үтәргә карар итәм, – диелә документа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев