Роза Ксамитовадан кышка ясау өчен рецептлар
БАЛЛЫ ПОМИДОРЛАР Маринад өчен: бер литр суга бер аш кашыгы тоз, өч аш кашыгы шикәр комы, дүрт лавр яфрагы, ун данә борчаклы борыч салып кайнатып чыгарасың да суытасың. Стерильләштерелгән банкаларга помидорларны дүрткә бүлеп тутырасың да, өстенә маринадны коясың. Аннан банкаларны сулы кәстрүлгә утыртып 5-10 минут кайнатып аласың. РАССОЛЬНИК 1 кило...
БАЛЛЫ ПОМИДОРЛАР
Маринад өчен: бер литр суга бер аш кашыгы тоз, өч аш кашыгы шикәр комы, дүрт лавр яфрагы, ун данә борчаклы борыч салып кайнатып чыгарасың да суытасың.
Стерильләштерелгән банкаларга помидорларны дүрткә бүлеп тутырасың да, өстенә маринадны коясың. Аннан банкаларны сулы кәстрүлгә утыртып 5-10 минут кайнатып аласың.
РАССОЛЬНИК
1 кило кишерне эре угычтан уып, шуңа бер стакан көнбагыш мае салып табада 15 минут кыздырасың.
Ике кило кыярны шакмаклап турап, ике кило помидор һәм бер кило суганны иттарткычтан чыгарып бөтен массаны бергә кушасың. Шуңа алты чәй кашыгы тоз һәм шуның кадәр үк шикәр комы һәм ике стакан перловка өстисең. Шунысын истә тотыгыз: перловканы башта ике сәгатьләп суга салып торырга кирәк. Шушы массаны болгата-болгата бер сәгать пешергәннән соң биш аш кашыгы аш серкәсе кушып янә ун минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Аш өчен бик тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев