Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кырындыда буыннар очрашуы булды

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин күркәм чарада катнашучыларга ислам сәламен җиткерде

Бүген Кырынды мәчетендә “Кырынды мәхәлләсенең иманлы нәсел дәвамчылары“ дип аталган буыннар очрашуы булды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Әлеге чарада 150 дин кардәшебез катнашты.

– Мәхәлләдә дин юлында күп көч куйган муллалар, абыстайлар, мәчет төзүчеләр һәм иганәчеләрне искә алырга җыелдык, – диде Кырынды мәхәлләсе имамы Рафис хәзрәт Сибгатуллин авылдашларын һәм кайткан кунакларны сәламләү сүзендә. 

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев:

– Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге датага багышланган чараларны районнарда да зурлап бәйрәм итәргә кирәклеген әйтте. Иң беренчеләрдән булып, ул сезнең җирлектә уза. Рәхмәт сезгә, – диде. Кырынды авыл җирлеге башлыгы Альберт Нәфыйков та авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин күркәм чарада катнашучыларга ислам сәламен җиткерде һәм дин тарихына тукталды. Дин юлына басарга теләүчеләргә “Намаз уку тәртибе“ китабын өләште. Кырынды авылы мәчетендә күп еллар мөгаллимлек вазифасын башкарганы өчен Рәисә Кәримуллина, Мәгъфия Хаҗиевага һәм мөәзин Габделхак Хаҗиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Дин юлында йөрүче Альберт Гайнетдиновның авыл муллалары һәм мәчет эшчәнлеге турында тирәнтен чыгышыннан соң имам Рафис хәзрәт, Аллаһ йортын төзүдә һәм эшчәнлеге өчен иганәче булганнарны атап, бакыйлыкка күчкәннәргә догада булуларын, исәннәргә эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп яшәүләрен бәян итте.

Районның беренче имам-мөхтәсибе Азат Гатиннан бу эстафетаны кабул итеп алган, хәзер Әгерҗедәге “Хәсән“ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов Коръән укырга өйрәтүче мөгаллимнәргә фани дөньяны калдырып киткәч тә өзелми торган сәдака барып ирешәчәге турында сөйләде. Ленин исемендәге колхозда җитәкчелек иткәндә туган авылында мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән Рөстәм Закиров мәчет төзелешендә башлап йөргән Сәлимулла абый Кәримуллинның бу юнәлештә эшчәнлегенә зур бәя бирде. Төрдәле мәчете имамы Зефир хәзрәт Зарипов Кырындыдагы ике мәчетнең кулга-кул тотынып эшләвенә шатлануын белдерде. Егерме еллап Кырынды мәчетендә имам булып торган, Кырынды авылыннан беренче хаҗи булган Мөбин хәзрәт Кәримуллин үзенә кадәр 11 имам булуын, үзеннән соң эстафетаны бай иманлы Рәфис хәзрәткә тапшыруын, ике мәхәлләдә 13 дин кардәшебезнең хаҗга баруы турында сөйләде. Рәисә абыстай Кәримуллина беренче дини гыйлем биргән Мәрхәбә абыстай, авылларында балаларның да дин нигезләрен өйрәтүләре, республика бәйгеләрендә җиңүләре турында чыгыш ясады һәм мәчеткә йөрүче балалар язган шигырьләрне укыды.

Очрашуда мөнәҗәтләр дә яңгырады. Күмәкләп өйлә намазы укылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев