Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәсимә апа Галләмова туксан яшендә дә актив тормыш белән яши

Әгерҗедә яшәүче Рәсимә апа Галләмованы 90 яшьлек юбилее белән алты баласы, кияү-киленнәре, унике оныгы, унбиш оныкчыгы котлады. Тобада туып-үскән, Тирсә мәктәбендә укыган Рәсимә гомерен Әгерҗе шәһәре белән бәйләгән. Ул башта азык комбинатында хезмәт куйган, аннары район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Уңган егет Мөхәммәтдин белән гаилә корып өч ул, өч...

Әгерҗедә яшәүче Рәсимә апа Галләмованы 90 яшьлек юбилее белән алты баласы, кияү-киленнәре, унике оныгы, унбиш оныкчыгы котлады.

Тобада туып-үскән, Тирсә мәктәбендә укыган Рәсимә гомерен Әгерҗе шәһәре белән бәйләгән. Ул башта азык комбинатында хезмәт куйган, аннары район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Уңган егет Мөхәммәтдин белән гаилә корып өч ул, өч кыз үстергәннәр. Биш баласы бәхетен туган шәһәребездә тапкан. Тынгысыз җанлы, хәзер дә актив тормыш белән яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәсимә Галләмовага "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров Рәсәй Президенты һәм район башлыгы котлавын да җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев