Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: “Анастасия дә “Татарстан гүзәле” бәйгесендә катнашырга тиеш

Бүген авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда Татарстан Президенты әнә шулай дип белдерде. Анастасия Михайлова - Варкләд-Бодья авылы кызы, әтисе Олег белән комбайнда эшли. - Алексеевск районында "Татарстан гүзәле" бәйгесе җиңүчесе Ләйлә инде алтынчы сезонын комбайн иярли. Чираттагы мисс Анастасия булырга тиеш. Чибәрлеге, эшкә осталыгы бар икән, нигә үзен бәйгедә дә сынамаска?!...

Бүген авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда Татарстан Президенты әнә шулай дип белдерде. Анастасия Михайлова - Варкләд-Бодья авылы кызы, әтисе Олег белән комбайнда эшли.

- Алексеевск районында "Татарстан гүзәле" бәйгесе җиңүчесе Ләйлә инде алтынчы сезонын комбайн иярли. Чираттагы мисс Анастасия булырга тиеш. Чибәрлеге, эшкә осталыгы бар икән, нигә үзен бәйгедә дә сынамаска?! - диде Президент.

Татарстанның Илбашы механизаторларның кәефе белән кызыксынды, эш шартлары турында сорашты. Алардан уңай җавап ишеткәч, урып-җыю кампаниясен кыска срокларда уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Сүз уңаеннан: бүгенге көнгә Әгерҗе районында урып-җыю эшләренең 80 проценты тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев