Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә 2 млн сум түләргә кушты

Ай саен акчалата компенсация түләнәчәк

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Татарстан хәрбиләренең гаиләләре Татарстан Республикасыннан өстәмә матди ярдәм алачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карарны имзалады.

«Документта язылганча, бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион сум тәшкил итә. Ватан өчен бурычын батырларча үтәгән якыннарын югалткан кешеләргә бу өстәмә финанс ярдәме булачак», - дип сөйләде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр Россия лидеры Владимир Путин Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган барлык хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына законда каралган иминият акчалары һәм бер тапкыр бирелә торган пособие (7 миллион 421 мең сум күләмендә) күчереләчәге турында хәбәр иткән иде. Шулай ук һәлак булучының гаиләсендәге һәр кешегә ай саен акчалата компенсация түләнәчәк.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев