Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев хатыны белән чираттагы биеклекне яуларга җыена

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте

Блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яуламакчы. Бу юлы үзе генә түгел - тормыш иптәше Индира белән. Рөстәм белән Индира шушы көннәрдә Кавказның 505 метр биеклектәге Казбек тавына менәчәк. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Без хәзер Минеральные воды шәһәренә очабыз. Аннан Владикавказга юл тотачакбыз. Аннан инде Тбилисига. Безне Казбек тавы көтә», - дипп сөйләгән Рөстәм.

Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус һәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавын яулаган иде инде. Татар егете Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауларга менүен бөтен дөнья күзәтте. Рөстәм язылучыларын җирле халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштырып барды. Тауга менгәндә боз ишелү, шторм, упкыннар очрау кебек куркынычлар, спортчыларның кырыс шартларда яшәвен дә күрсәтте. Блогерлар бу юлы да элемтәгә булган урыннарда сәяхәт турында сөйләп барырга ышандыра.

Чыганак: Интертат 

Фото Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев