Рөстәм Нәбиевка «Безнең заман герое» премиясе биргәннәр
Ул сөенечен инстадусларына да җиткергән
Башкортстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиевне «Безнең заман герое» премиясе белән бүләкләгәннәр. Ул сөенечен инстадусларына да җиткергән, дип яза "Интертат".
«Әлеге бүләккә мин бик шат. Минем тормыш юлыма игътибар биргән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә.
Мин үземне геройга санамыйм. Тормыш авырлыкларына карамыйча алга баручы бер гади кеше мин. Үземнең үрнәгемдә барысы да кешенең үз кулында булуын күрсәтәм», — дип яза ул.
«Безнең заман герое» премиясен Уфа хакимияте «Вся Уфа» продюсерлык үзәге белән берлектә 2004 елда оештырган.
Инстачылар Рөстәмне уңышлары белән тәбрикли. «Син моңа лаек», «Син күпләргә үрнәк, булдырасың», Индираны да «Ел хатын-кызы» премиясенә тәкъдим итәргә күптән вакыт», — дип язалар.
Күпчелек белән килешмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, берәү Рөстәмне герой дип санамый, реклама ясап акча эшләүдә гаепли. «Мин сиңа үзем дә хәрби пенсионер булганга гына язылдым. Миңа хәзер 33 яшь, синнән аз гына өлкәнрәк. Син даими бер үк товарларны рекламалыйсың. Берәр яңа әйбер уйлап тапмасаң, бу реклама кайчанга кадәр җитәр икән сиңа», — дигән ул.
Фото: https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев