Рубин Хәмидуллинның исеме - Мактау тактасында
"Эшчән, тыйнак, зирәк", - диләр хезмәттәшләре Рубин ХӘМИДУЛЛИН турында. "Башкача мөмкин түгел", - ди ул үзе. Рубинның балачагы Шаршадыда уза. Мәктәптә укыганда ук зирәклеге, төптән уйлап эш йөртүе белән аерылып тора ул. География, тарих, биология кебек фәннәрне ярата. Бу аңа спорт белән шөгыльләнергә дә комачауламый. Ул елларда авылга газ уздырыла....
"Эшчән, тыйнак, зирәк", - диләр хезмәттәшләре Рубин ХӘМИДУЛЛИН турында. "Башкача мөмкин түгел", - ди ул үзе.
Рубинның балачагы Шаршадыда уза. Мәктәптә укыганда ук зирәклеге, төптән уйлап эш йөртүе белән аерылып тора ул. География, тарих, биология кебек фәннәрне ярата. Бу аңа спорт белән шөгыльләнергә дә комачауламый.
Ул елларда авылга газ уздырыла. Егеткә әлеге хезмәт бик кызыклы булып тоела һәм ул газ җиһазын ремонтлау һәм аннан файдалану слесарена укырга керә.
Аннан соң армиядә хезмәт итә. Бик тә тәртип яратучан, төгәл, намуслы егетне беренче елны ук взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр. Армиядән старшина званиесендә кайта.
Армиядә хезмәт итү аның алдагы язмышында да зур роль уйный. "Гражданка"га кайтканнан соң да ул армиядәге тәртип буенча яшәргә омтыла. Шуңа күрә озак уйлап тормыйча Ижауга эчке эшләр бүлекчәсенә урнаша. Эш урыны ошаса да, аны туган ягы үзенә тарта. 2011 елда Хәмидуллиннар гаиләсе Әгерҗегә кайтып төпләнә. Рубин биредә конвой хезмәтендә эшләвен дәвам итә. Бу урында да тирән фикер йөртә белүе һәм тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Кайдадыр ул хезмәттәшләреннән өйрәнә, кайчак үзенә өйрәтергә туры килә. Ике елдан аны шиклеләрне һәм гаеплеләрне вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Бер елдан начальник итеп куялар. Изоляторның яңа бинасын ул кабул итеп ала.
Үз эшенә бик тә җаваплы карый Рубин.
- Безнең хезмәттә иң мөһиме - игътибарлылык. Без махсус контингент белән эшлибез бит. Хезмәттәшләремнең һәркайсы үзенә тапшырган бурычны төгәл үти, - ди ул.
Аның кул астында 10 кеше эшли. Болар - постта торучылар, конвоирлар, кинологлар һәм шофер. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча изолятор коллективы Эчке эшләр министрлыгының 12 бүлекчәсе арасында үз категориясендә иң яхшы подразделение буларак билгеләп үтелде.
Рубинның үзенең дә бүләкләре һәм билгеләре күп. 2007 елда ул Чечняда хезмәт бурычын үтәп кайтты. Энесе Алмаз да аннан калышмый. Ул хәзерге вакытта контракт буенча десант гаскәрләрендә хезмәт итә, күптән түгел Сириядә булып кайткан. Бертуганнарның портретлары Шаршады авыл клубында Мактау тактасында урын алган.
Һәр полиция хезмәткәре өчен ышанычлы тыл булу кирәк. Рубинның җәмәгате Айгөл тимер юл хастахансендә эшли. Ул һәрьяклап иренә ярдәм итәргә тырыша. Гаиләдә ике малай үсә. 9 яшьлек Камил инде хәзердән үк махсус гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыллана.
Әти-әнисе малайларны тәрбияләүдә спортның роле аеруча зур дип исәплиләр.
- Безнең Камил - футболчы. Күптән түгелАлабугага ярышларга барып унике команда арасыннан дүртенче урын алып кайттылар. Ә кечкенәбез Аделне без спорт комплексына йөзүгә яздырып куйдык инде, - ди Рубин.
Бик тиздән уллары да әтиләре кебек чын ир-егет булып үсеп җитәрләр.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев