Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Руслан + Илмира – Әгерҗе сәхнәсендә

Ул 2011 елда "Әгерҗе хәбәрләре"нең 80 еллык юбилей тантанасында көчле, моңлы тавышы белән кунакларыбызны таң калдырган иде. Шул ук елны Чаллыда яшәүче яшь җырчы Руслан КИРАМЕТДИНОВның тәүге концерты булды. Ул янә Әгерҗегә килә. Бу юлы... үзе генә түгел. Җыр дөньясында танылып килүче Илмира НӘГЫЙМОВА белән. Ишетмәгән булсагыз, белеп торыгыз: Руслан...

Ул 2011 елда "Әгерҗе хәбәрләре"нең 80 еллык юбилей тантанасында көчле, моңлы тавышы белән кунакларыбызны таң калдырган иде. Шул ук елны Чаллыда яшәүче яшь җырчы Руслан КИРАМЕТДИНОВның тәүге концерты булды. Ул янә Әгерҗегә килә. Бу юлы... үзе генә түгел. Җыр дөньясында танылып килүче Илмира НӘГЫЙМОВА белән. Ишетмәгән булсагыз, белеп торыгыз: Руслан өйләнде бит. Кемгә дисезме? Илмирага. Әгерҗедәге концерты алдыннан хәбәрчебез Руслан белән телефоннан хәбәрләшеп алды.

- Руслан, Илмира белән танышу кыйссасын искә төшереп үт әле...
- Илмира белән без Казан музыка көллиятендә бер төркемдә укыдык. Ул миңа шул чакта ук күз атып йөргән. Тик сиздермәгән. Бер ел укыганнан соң, мин Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллыдагы филиалына читтән торып уку бүлегенә күчтем. Күз ачып йомганчы, 4 ел узып та киткән. Шушы вакыт аралыгында Илмира минем белән кызыксынган, еш кына «Вконтакте» сайтында шәхси битемне күзәткән. Һәм көннәрдән бер көнне Илмира шалтырата. «Мәскәүдә банкет була, үзем бара алмыйм, минем өчен син бар әле», - ди. Мин ризалаштым. Тик кайбер сәбәпләр аркасында бу банкет булмады.
Бераз вакыт узгач, Илмира туган авылы Ижевкада узачак сольный концертында чыгыш ясарга җырчы эзләгәндә әти-әнисе: «Руслан Кираметдинов бик матур җырлый, концертыңа аны чакыр», - дип киңәш биргәннәр. Ул кабат минем белән элемтәгә керде. Мин бик теләп ризалаштым. Мәхәббәт тарихы шушы концертта башланып китте. Хисләр кабынды. Бер караштан гашыйк булдым. Ничек аңлатырга да белмим, дөресрәге, икенче караштан гашыйк булу дип аталадыр инде бу. Шул көннән башлап "смс"лар языштык, шалтыратыштык. Кыскасы, телефон кулдан төшмәде. Шуннан үзем сольный концерт оештырдым. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, мин дә концертыма Илмира Нәгыймованы чакырдым. Күпмедер вакыттан соң никах укыттык. Кыскача менә шул…
- Гаҗәп бит бу, Руслан. Бергә укыгансыз, аннан 4 ел күрешмәгәнсез, ә узган ел язмыш сезне яңадан очраштырган. Һәм... кавыштырып та куйган.
- Әйе, әйтерсең, махсус Илмира белән таныштыру өчен Аллаһы Тәгалә мине бер ел Казан музыка көллиятендә укытты. Мин, гомумән, әлеге уку йортында укыйсы кеше түгел идем. Ялгыш килеп эләктем анда. Язмыш шуклыгыдыр инде бу. Тагын шунысы кызык: минем әби дә шул яклардан бит - Менделеевск районы Сарсаз авылыннан. Кечкенә чакта мин шул авылга каникулга кайта идем. Без Илмира белән кечкенәдән үк бер тирәдә йөргәнбез. Авыллар арасы 7-10 чакрым гына.
- Илмирага никахка нәрсә бүләк иттең?
- Алтын алкалар.
- Хәзер кайда яшисез?
- Казанда.
- Русланның туган көненә Илмира Нәгыймова машина бүләк иткән дип шаулады матбугат. Бу хәбәр дөресме? Бай кәләш булган, димәк.
- Ак төстәге "Форд Фокус" машинасын без икебез сатып алдык. Хәзер бит инде бер гаилә булгач, синеке, минеке дигән нәрсә юк. Барысы да уртак.
- Татар җыры дөньясында иҗади гаилә тууына без дә бик шат. Әгерҗегә парлашып килүегез, икәүләшеп сәхнә яуларга җыенуыгыз аеруча сөенечле.
- Әйе, 28 февральдә Әгерҗе Мәдәният сараенда Илмира белән парлашып җырлаячакбыз.
Яңа җырлар, сюрпризлар вәгъдә итәбез. Күңелле булачак. Килми калмагыз, хөрмәтле әгерҗелеләр. Концертыбызга сезне көтеп калабыз.
- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Руслан! Иҗат уңышлары юлдаш булсын.!
Әңгәмәдәш - Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев