Руль артында – исерекләр
Республикада шоферларның руль артына салмыш хәлдә утыру очраклары ешайды
Татарстанның полиция хезмәткәрләре һәм журналистлары руль артына салмыш хәлдә утыручыларга карата профилактик эшне көчәйтәчәкләр. Республикада шоферларның руль артына салмыш хәлдә утыру очраклары ешайды.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары шул хакта сөйли. Саннар да “чәчләр үрә торырлык”: ел башыннан республикада исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы ачыкланган. Алар руль артында күпме минут, сәгать уздыргандыр?
Шушы вакыт эчендә ничә җәяүле, автомобильче, олы һәм кечкенә кеше тормышы куркыныч астына куелгандыр?!
Моны күзаллау өчен ЮХИДИдан алынган тагын бер мәгълүматка күз салырга кирәк. Исерек хәлдәге машина йөртүчеләр гаебе белән 78 юлтранспорт һәлакәте булган, аларда 17 кешенең гомере өзелгән, 111е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кемнеңдер җавапсыз гамәле өчен 17 кеше – үз гомере, 111 кеше сәламәтлеге белән түләгән булып чыга.
Республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары бу югалтуларны инде ничә еллар күрәләр һәм саныйлар. Шуңа күрә әлеге проблеманы яктыртуны көчәйтергә карар кылдылар. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында язачакбыз, бу хакта газетада фотолар урнаштырачакбыз, социаль челтәрләргә видеоязмалар куячакбыз. Тәртип бозучыларга нинди җәза бирелгәнлеге турында да сөйләячәкбез.
Бу – штрафлар гына түгел, ә иректән мәхрүм итү дә. Исегезгә төшерәбез: беренче тапкыр автомобиль белән салмыш килеш идарә иткән өчен закон нигезендә 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр “права”дан мәхрүм итү каралган. Тәртип бозучы бер ел эчендә руль артына кабат исерек килеш утыра икән, аны җинаять җаваплылыгына тарталар. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе нигезендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
(“Казанские ведомости” газетасы материалына нигезләнеп әзерләнде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев