Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханына сөйләм өлешен кертәчәкләр
"Якын киләчәктә Татарстан укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язмача гына түгел, ә телдән дә бирәчәкләр. Яңалык мәктәп программасына киләсе елдан ук керәчәк", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. "Быел без татар теленнән имтиханга сөйләм өлешен керттек, бу укучы үз фикерләрен ирекле итеп...
"Якын киләчәктә Татарстан укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язмача гына түгел, ә телдән дә бирәчәкләр. Яңалык мәктәп программасына киләсе елдан ук керәчәк", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
.jpg)
"Быел без татар теленнән имтиханга сөйләм өлешен керттек, бу укучы үз фикерләрен ирекле итеп җиткерсен өчен кирәк. Рус теленә килгәндә, хәзерге вакытта бу үрнәкне сынау бара. Имтихан инглиз теленә охшатып тапшырылыр, дип көтелә. Укучыларга ике рәсем тәкъдим ителәчәк, теләгәнен сайлап алып, шул хакта сөйләргә кирәк була. Яки бирелгән темага монолог яисә диалог төзү булачак", - дип белдерде ул.
Илдар Мөхәммәтов белдергәнчә, имтиханда хатасыз сөйләм теленә бәя биреләчәк. Хәзер мондый тәҗрибә Мәскәүдә һәм илнең төрле төбәкләрендә сынала.
("Татар-информ"нан алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев