Саба язучысы – Тәбәрледә
Сабада яшәп иҗат итүче Гөлсинә Галимуллинаның "Томанлы төн", "Җиләкле тау сере", "Мәхәббәт аланы", "Ак бураннар аша", "Күгәрчен оя корганда" китапларын авылдашлар бик яратып укыдылар. Шуннан соң бик күпләр язучының үзе белән очрашып, китаплары турында фикер алышыр идек дигән теләк белдерде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Финисә Шаһабиева Гөлсинә ханымны Тәбәрлегә кунакка...
Сабада яшәп иҗат итүче Гөлсинә Галимуллинаның "Томанлы төн", "Җиләкле тау сере", "Мәхәббәт аланы", "Ак бураннар аша", "Күгәрчен оя корганда" китапларын авылдашлар бик яратып укыдылар.

Шуннан соң бик күпләр язучының үзе белән очрашып, китаплары турында фикер алышыр идек дигән теләк белдерде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Финисә Шаһабиева Гөлсинә ханымны Тәбәрлегә кунакка чакырды. Язучы үзе белән бергә җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсәне дә алып килде. Алар катнашында "Яшәү - үзе матурлык" дигән әдәби кичәдән алган тәэсирләр белән йөрим әле дә.
Бер әсәрдән икенчесенә күчә-күчә, шигырьләр тыңлый-тыңлый, авылдашларыбызның җыр-моңы белән бизәлеп барган аралашу шулкадәр хисләргә бай булды. Гөлсинә Галимуллинаның "Җиләкле тау сере" повесте буенча сценарий язып, аны сәхнәләштергән үзешчән артистларыбыз Люция Терентьева, Фәнис Шаһабиев, Фәнилә Муллахмәтованың уйнавын автор үзе "профессионалларча уйнадыгыз", дип югары бәяләде.
Авторлар буш кул белән килмәгәннәр, өр-яңа китапларын калдырдылар, иң күп китап укучыларга, оештыручыларга бүләкләр тапшырдылар. Бай эчтәлекле, китапка мәхәббәтебезне тагын да арттырган әдәби кичәдән рухи азык, дәрт алып таралыштык.
Фәнзилә ГОМӘРОВА.
Тәбәрле авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев