Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Сабан туе гүзәле“ бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявка көтәләр

Быел Әгерҗедә узачак милли бәйрәмебездә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе  оештырыла.

Аны кичке мәйданда үткәрү планлаштырыла. Бәйгедә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге кызлар катнаша.

Программада:

  1. Визитка-дефиле.
  2. “Бәйрәмгә әзерләнәбез“ бәйгесе. Әзерләп килгән милли ризыкны тәкъдим итү.
  3. Интеллектуаль викторина.
  4. Иҗади номер.

Жюри Сабан туе гүзәлләрен төрле номинацияләрдә бүләкләячәк.

Әгәр әлеге бәйгедә катнашырга теләсәгез, 15 июньгә кадәр заявка җибәрүегез сорала. Анкетаны Әгерҗе, Гагарин урамы, 68а йортында урнашкан “Авангард“ Яшьләр үзәгенә китерергә яки omp_agryz@mail.ru электрон адресына юлларга була. Белешмәләр өчен телефоннар: 21788, 89061215556.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев