Сабан туйлары үтәчәк!
Кайчан узачагы якынча билгеле
2021 елда Татарстанда Сабан туйлар кайчан үтәчәге якынча билгеле. Президент Рөстәм Миңнеханов әлегә указны имзаламаса да, район үзәкләрендә, авылларда бәйрәм 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә үтәчәк дигән хәбәр бар.
Мисалга, Түбән Камада Сабан туе 13 июньдә, ә Чалыда 19 июньдә узачак. Республиканың Мөслим районында 3 июльдә зурлап Федераль авыл Сабан туен билгеләп үтәчәкләр. Ә башкалабыз Казан милли бәйрәмгә кунакларны 26 июнь көнне көтә.
Моннан тыш, 5 июньдә Изге Болгар җыены үтәчәге билгеле, дип хәбәр итә “Интертат”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев