Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сабантуй» журналы җиңүчеләрне барлады: Исәнбай мәктәбе укучысы — «Оста хат язучы»

«Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Миннән бүләк» марафоны үзенең җиңүчеләрен ачыклады

Әлеге иҗади ярышта Исәнбай мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алия Фазлиәхмәтова да югары нәтиҗәгә иреште. 

Марафон кысаларында укучылар редакция тарафыннан бирелгән махсус тематик биремнәрне үтәделәр. Балалар үзләренең иҗади эшләрен, эзләнүләрен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битләрендә яктыртып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. 

Быелгы марафон аеруча әһәмиятле вакыйгага — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Марафонның барлык биремнәре дә легендар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән тыгыз бәйле булган.

Марафон нәтиҗәләре буенча Алия Фазлиәхмәтова зур уңышка иреште. Ул «Оста хат язучы» номинациясендә җиңүче дип танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев