Шагыйрә белән очрашу
2нче мәктәптә апрель – Тукай аенда районыбыз каләм остасы, шагыйрә Асия Корбангалиева белән очрашу узды
Чара алдыннан укучылар китапханәче Эльвира Михайлова әзерләгән “Туган ягым шәхесе” дип аталган күргәзмә белән таныштылар.
Ә очрашу Асия Корбангалиеваның “Әгерҗем” җыры белән башланып китте. Каләм остасы үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, аларның язылу тарихы, “Идел”, “Сөембикә” журналлары, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталары үткәргән иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы турында сөйләде.
6-8 сыйныф укучылары үзләре дә райондашыбызның шигырьләрен ятлап килгәннәр иде. Очрашу вакытында Асия апаның тормыш һәм иҗат юлына бәйле сораулар да яңгырады. Чара каләм остасының сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Ахырда Асия апа бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыды.
Миләүшә СӨЛӘЙМАНОВА,
2нче мәктәп укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев