Сайлау участогына – скутерда
Кичкетаңда яшәүче Альбира Мулланурова 491нче сайлау участогына скутерда килгән
57 яшьлек Альбира апаның бер генә сайлаудан да калганы юк.
– Сайлауда катнашу һәр гражданинның бурычы дип саныйм. Чөнки безнең киләчәк – үз кулыбызда, тормышның яхшы булуы да үзебездән тора, – ди ул.
Альбира апа күп еллар балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча мөдир урынбасары булып эшләгән. Өлкән яшьтәге әти-әнисе авыргач, аларны тәрбияләргә йөрү өчен скутер сатып алган.
– Әни 93 яшендә вафат булды. Әтине алданрак югалттык. Әни урын өстенә калгач, аларны карау өчен эштән дә туктарга туры килде, – ди Альбира апа.
Әнә шулай, әти-әнисен гомер көзләрендә хөрмәтләп тәрбияләп соңгы юлга озата ул.
Альбира ханым хәзер дә кибеткә барырга кирәкме, башка җиргәме, тимер атына атлана да чыгып китә. Бүген дә сайлау участогына җилдән җитез килеп җиткән.
– Гаиләбез белән сайлауда катнашабыз. Ирем Вәсил, улларыбыз Марсель, Марат та гражданлык бурычларын үтиләр, – ди Альбира апа.
Кичкетаңлылар бу ханымны оста пешекче, чәкчәк ясаучы буларак та беләләр. Авылдашларына гармунчы буларак та таныш ул.
– Тормыштан канәгать булып яшәргә кирәк. Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын, – ди Альбира апа.
*
Бүген республикада җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уза. Сайлау участокларында 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев