Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сак булыгыз! Ялган счет-фактура тараталар!

Акчагызны җилгә очырмагыз

Казанның Авиатөзелеш районы йортларында мошенниклар ялган счет-фактураларны почта тартмаларына сала башлаган.

Ялган квитанцияләрдә мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән. QR-кодны сканерлаганда, мондый квитанциядән «медицина гуманитар оешмасына иганә» дигән билгеләмә барлыкка килә, дип хәбәр итәләр ТКХ комитетында.

Әлеге факт буенча Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе Казанның Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә һәм Авиатөзелеш районының полиция бүлегенә гаризалар җибәргән. Моннан тыш, мошенниклык омтылышы турында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, Авиатөзелеш районы прокуратурасы һәм ТКХ комитеты хәбәр итте.

Шәһәр халкын уяу булырга, квитанцияләрне һәм аларда күрсәтелгән мәгълүматларны игътибар белән өйрәнергә, шулай ук идарәче компания турында мәгълүматны ачыкларга чакыралар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев