Сакларгамы? Якларгамы? Этләрне йоклатырга рөхсәт итә торган яңа закон проекты карала
«Көн саен диярлек сукбай этләр кешеләргә һөҗүм итә»
Депутатлар кабаттан сукбай этләр проблемасын күтәреп чыкты. Бу көннәрдә Дәүләт Думасында этләрне йоклатырга рөхсәт итә торган «Хайваннар белән мөгамәләдә җаваплылык турында» яңа закон проекты карала.
Күптәннән сөйләнгән, әмма әлегә кадәр чишелешен таба алмаган мәсьәлә урыныннан кузгалырмы? Җәмәгатьчелек фикерен белештек.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта сукбай этләрне тотып алалар да стерильләштерәләр, вакцинациялиләр, шуннан соң кабат урамга чыгарып җибәрәләр. Яңа закон үз көченә керә калса, бу тәртип бетереләчәк.
Әйтик, урамнан тотып алынган хайван бер ай тирәсе приютта яшәячәк. Шуннан соң аны алырга теләк белдерүче табылмаса, приютта бөтенләйгә калдырачаклар яки йоклатачаклар. Дәүләт Думасының гаиләне саклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина сүзләренчә, төгәл нинди карар кабул итү төбәкләрнең үз карамагында кала.
Билгеле булганча, әлеге вакытта Россиянең 17 төбәгендә урам этләрен үтерү рөхсәт ителгән. Сукбай этләрнең балаларга да, зурларга да куркыныч тудыруын әледән-әле язып, сөйләп торабыз анысы. Соңгы 2–3 елда гына да Татарстанда хуҗасыз этләр һөҗүменнән зыян күргән әллә никадәр очрак булды. Әле күптән түгел генә Яшел Үзәндә яшәүче ике мәктәп укучысын котырынган этләрдән якыннан узып баручылар гына коткарып калды. Самосырово бистәсендә булган очракны да барыбыз да хәтерли.
Кызганыч, ул вакытта этләр һөҗүменнән соң 49 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде.
«Көн саен диярлек сукбай этләр кешеләргә һөҗүм итә», – ди Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
Әгәр закон кабул ителсә, приютларны карап тотуга, этләрне йоклатуга һәм үле гәүдәләрен утильләштерүгә акча каян алырга соң? Әлегә бу сораулар буенча фикер алышулар бара. Без исә законның концепциясе турында сөйлибез. Икенче укылышка барысын да төзәтә алабыз. Ягъни әлегә законның нигезе – сукбай этләргә мөнәсәбәтне үзгәртү. Фикер алышулар, сүз көрәштерүләр булачак анысы, ләкин закон кабул ителер, дип уйлыйм. Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов сүзләренчә, бу закон күп кенә проблемаларны хәл итәргә булышачак.
«Мин һәрвакыт сукбай этләрне йоклату, аттыру яклы булдым. Чөнки, беренчедән, алар төрле йогышлы инфекцияләр тарата. Икенчедән, приютлардагы хайваннарның калдыклары утильләштерелми. Өченчедән, стерильләштереп, урамга җибәрүнең дә мәгънәсе юк, чөнки этләр төркем белән йөри торган хайван һәм алар лидерлык өчен көрәшәчәк. Этләр берничек тә тыныч кына йөри торган җан ияләре түгел. Бу фикер аларны яклаучыларга ошамас, билгеле. Стерильләштерелгән яки кастрация ясалган этләр, песиләрнең бөерләрендә таш барлыкка килә. Димәк, алар урамда барыбер авырый башлаячак. Шуңа күрә хайваннарны шунда ук үтерергәме, әллә урамда авырып җан тәслим кылганын көтәргәме?» – диде ул.
Ләкин әлеге закон проектына каршы чыгучылар да бар. Хайваннары яклаучылардан торган бер төркем Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать белән чыккан.
Алар язганча, этләрне үтерү агрессив хайваннар төркемен күбәйтәчәк, шәһәр һәм районнарның чыгымнарын арттырачак.
Моннан тыш, закон проекты балаларны да якламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев