Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев бабайлар ысулын куллана
Салагыш фермеры Марат МӨХӘММӘДИЕВ быел игенчеләр алдына урып-җыюны 10-12 көн эчендә төгәлләргә дигән бурыч куйган. - Көннәр болай эссе торса, без уракны бу атнада төгәллибез. 200 гектар арпа басуы бушап калды инде, хәзер 80 гектар мәйданда бодай суга башладык, - ди Марат. Биредә ашлыкны элек-электән бабайлар ысулы белән җыялар. Башта...
Салагыш фермеры Марат МӨХӘММӘДИЕВ быел игенчеләр алдына урып-җыюны 10-12 көн эчендә төгәлләргә дигән бурыч куйган.
- Көннәр болай эссе торса, без уракны бу атнада төгәллибез. 200 гектар арпа басуы бушап калды инде, хәзер 80 гектар мәйданда бодай суга башладык, - ди Марат.
Биредә ашлыкны элек-электән бабайлар ысулы белән җыялар. Башта теземнәргә салалар, аннан суктырып алалар.
- Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык диләрме әле?! Менә бабайлар дөрес эшләгәннәр. Мондый корылык булганда да ашлыкны екканда дымлылык 20 процент була әле. Ә амбарга кайтканда ул ун процентка кала, - ди агроном Җәмил Хуҗин.
БАСУДА ЭШ КАЙНЫЙ
Әнә, басу түрендә эшләүче ике "Нива" комбайны артыннан тузан болыты күтәрелә. Гәрәбәдәй алтын бөртекләрнең шыбыр-шыбыр коелганы ишетелә. Тешләре һәм күзләре генә ялтырап калган комбайнчылар сер бирмиләр. Мирзанур абый Фәхриев 26нчы елын уракка төшкән. Күп еллар колхозда эшләгән, хәзер инде өченче сезонын Марат Мөхәммәдиев кырларыннан ашлык суга.
- Узган ел яңгырлы булу сәбәпле еккан ашлыкны әрәм-шәрәм дә иткән идек инде. Менә быел Ходай нинди яхшы көннәр белән сөендерә бит. Кояш кыздыра, коп-коры бөртекләрне күреп күңел шатлана. Сөенә-сөенә эшлибез, - ди ул.
Ә фермер эшләгән кешенең кадерен белә. Хезмәт хакын да яхшы түли, ашлыгы, печән-саламы белән дә ярдәм итә. Әнә, Фәнис Фәхриев та комбайн иярләвенә һич үкенми.
- Совет чорындагы "Нива" комбайнына утыргач яшь вакытлар искә төште. Малай чактан шушы тимер атта эшләргә кызыга идем. Күп еллар колхоз кырларыннан ашлык суктырдым. Менә тагын комбайнчы ролендә мин, - ди ул.
Арпаның уңышы мулдан. Бер гектардан 28 центнер уңыш чыга, диделәр. Марсель Мингулов ашлыкны теземнәргә сала, Фәрит Ситдыйков ГАЗ-53 йөк машинасында бөртекләрне ындырга ташый. Комбайн артыннан Илшат Габдрахманов тракторы белән салам кыса.
- Техниканы кызу эш чорына кадәр көйләп куйдык. Вак-төяк кенә ватылулар булганда бергәләп төзәтәбез. Бергәлектә - көч, - ди Фәрит абый.
ЫНДЫРДАГЫСЫ АШЛЫК
Ындырдагы эш тә җайга салынган. Идарәче Илнур Кәлимуллин егетләргә тын алырга да ирек бирми. Мирзаһит Вахитов, Юрий Денисов, Иван Сажин, Владимир Овчинников орлыкка дигән арпаны җилләтеп бетергәннәр.
- Йөз тонна ашлыкны запаска калдырырга әзерлибез. Алдагы елның ничек киләсен белеп булмый. Запас булса, күңел тыныч, - ди Марат.
Мөхәммәдиевлар җир пае хуҗаларын елның-елында ашлык, салам биреп сөендерәләр. Быел да, әнә, халыкка пайга дигән ашлык әзер инде. Ике центнер ашлыкка өстәп икешәр рулон салам да бирәчәкләр.
- 150 баш мөгезле эре терлегебез өчен кышлык запас әзерләнеп беткәч, ашлык, печәнне авылдашларга сатабыз, - ди Марат.
Урып-җыюда эшләүчеләрне өч тапкыр кайнар ризык белән сыйлыйлар. "Марина Макарова бик тәмле пешерә", диләр кырда эшләүчеләр.
Ә ашлык сугу төгәлләнгәч, механизаторлар печән әзерләүгә керешәчәкләр. Печәннең икенче каты матур гына үсеп килә...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев