Салагышның тыл ветеранына – 90 яшь
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Салагышның хөрмәтле тыл ветераны Сания әби Габдрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котларга барды. Сания апа мактаулы һәм тырыш хезмәт юлы узган. - Эшләмәгән эшем калмады: урман да кистем, үгез җигеп җир дә сукаладым, сыер да саудым, - дип хезмәт елларын искә төшереп алды ул. Дүрт...
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Салагышның хөрмәтле тыл ветераны Сания әби Габдрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котларга барды.
Сания апа мактаулы һәм тырыш хезмәт юлы узган.
- Эшләмәгән эшем калмады: урман да кистем, үгез җигеп җир дә сукаладым, сыер да саудым, - дип хезмәт елларын искә төшереп алды ул.
Дүрт кызга гомер бүләк иткәннәр Габдрахмановлар: олы кызлары Гөлсәрия Арча районында, Гөлфәниясе белән Кәүсәриясе Ижауда яшиләр бүген. Ә Розалиясе әнисен хөрмәтләп тәрбияли.
Гомер бәйрәме көнне дә кызлары, оныклары иртүк мул итеп табын корып, әниләрен өстәл түренә утыртканнар иде.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев та юбилярны котлап матур теләкләрен җиткерде.
- Безнең әни хәзер дә тик торуны белми. Менә хәзер кайчан бәрәңге утыртабыз инде дип көтә. Аны казырга да чыга әле ул, - дип яратулы караш ташлады Розалия ханым.
Ә Сания әби бәхетле елмаеп табын түрендә утырды. Әйе, "кызлы әни бәхетле" дип юкка гына әйтмиләр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев