Салагыштан Сания әби Габдрахманова 90 яшендә дә тик торуны белми
Салагышта яшәүче Сания әби ГАБДРАХМАНОВА 90 яшендә дә тик торуны белми: газета укый, оекбаш-бияләйләр бәйли, мич ашлары пешерә. 90 яшьлек гомер бәйрәме көнне дә кунаклар килүгә иртән иртүк мул итеп табын корылган иде бу гаиләдә. Сый-нигъмәтләр арасында ниләр генә юк: "Әбекәебезгә - 90", "Кадерлебезгә" дип язылган торт, чәк-чәкләр, пироглар дисеңме......
Салагышта яшәүче Сания әби ГАБДРАХМАНОВА 90 яшендә дә тик торуны белми: газета укый, оекбаш-бияләйләр бәйли, мич ашлары пешерә.
90 яшьлек гомер бәйрәме көнне дә кунаклар килүгә иртән иртүк мул итеп табын корылган иде бу гаиләдә. Сый-нигъмәтләр арасында ниләр генә юк: "Әбекәебезгә - 90", "Кадерлебезгә" дип язылган торт, чәк-чәкләр, пироглар дисеңме...
- Кызлы әни бәхетле дип юкка гына әйтмиләр. Менә, шөкер, гомер бәйрәмемне дүрт кызым һәм аларның гаиләләре, яраткан оныкларым янәшәсендә каршы алам. Олы кызым Гөлсәрия Арчадан ук кайтты, Ижауда яшәүче Гөлфәниям белән Кәүсәриям дә монда. Ә Розалиям белән инде 17 ел бергә яшибез, шөкер. Туган көнемә берни дә кирәкми дисәм дә, әнә, күпме тәм-том алып кайтканнар, - дип табын түрендә кояштай балкып утырды Сания әби.
- Безнең әни гомер буе оста куллы булды. Ул пешергән чәк-чәк, мич ашлары телне йотарлык тәмле. Менә олы юбилеена да чәк-чәкне бергәләп пешердек. Бәлеш, башка мич ашлары пешергәндә дә әнинең киңәшләрен истә тотабыз. Гомумән, кадерлебезнең осталыгына, өлгерлегенә күз генә тимәсен. Ул оекбаш-бияләйләр бәйләгәндә мин аңа әле дә йон эрләп торам. Күп чакта эрләп җитешә алмыйм. Бакчада да бергә эшлибез. Аның кулы бик җиңел. Ул утырткан әйбер чыкмый калмый, - ди кызы Розалия.
Яшьтәшләре кебек үк кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә Саниягә. Чордашлары белән бергә урман да кисә, үгез җигеп җир дә сукалый ул. Сугыштан соң фронтовик Шәех белән гаилә корып, дүрт кызга гомер бүләк итәләр. Колхозда төрле эштә йөри, аннан озак еллар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга китә.
- Әтинең вафатыннан соң әни ялгызы калды. Минем ирем дә үлгәч, икәү бергә җиңелрәк булыр дип әнине үзебезнең йортка яшәргә алып кайттым. Бик рәхәт яшибез әни белән. Төпле киңәшчем дә, сердәшем дә, ярдәмчем дә ул минем. Ходай исәнлеген бирсен дә әле тагын озак еллар шулай бергә-бергә яшәргә язсын, - ди үзе дә алтынчы дистәсен ваклаучы Розалия ханым.
Абзар тутырып мал-туар, күп итеп кош-корт асрыйлар алар.
- Тавык-чебешләрне карарга әни булыша. Башка зуррак эшләрдә туганнарым ярдәм итә. Бик дус-тату яшибез якыннарым белән, - дип шөкер итә Розалия ханым.
Сания әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев та аларның дус-тату яшәүләренә соклануларын белдереп, юбияларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Ришат Тимеровичның:
- Менә шундый мөлаем, сабырлыгы йөзенә чыккан апа-әбиләрне туган көннәре белән котларга баргач, яшәү мәгънәсен, тормыш кыйммәтен тирәнрәк аңлыйсың. Менә сез дә тормышта төрлесен күргәнсез. Әмма югалып калмагансыз. Үз үрнәгегездә балаларыгызны да хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияли алгансыз. Шуңа тормышта һәркайсы үз урынын таба алган. Үрнәк ана булганыгыз өчен бүген без сезнең алда баш иябез, - дигән сүзләреннән хөрмәтле юбилярның күңеле тулды. Тик сөенеч яшьләре алар. Киләчәктә дә якыннары хөрмәтенә уралып яшәргә язсын иде Салагышның хөрмәтле хезмәт ветеранына.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев