Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салагыш авылы балалары ислам дине нигезләрен өйрәнде

Намаз укырга да өйрәнгәннәр

Быел җәйге каникулым бик истә калырдай булды. 

Казан шәһәренең Рәхмәтулла мәчетендә имам-хатиб вазифаларын башкаручы Рөстәм Ясәвиев, авылыбызга кайтып, мәчеттә дини лагерь оештырды. Анда 16 бала йөрде. Студент егетләр Йосыф, Хәмзә, Исмәгыйль, Айдар абыйлар безгә ислам нигезләрен өйрәттеләр. Алар үзләре шундый итагатьле, ипле, тәртипле. Намаз укырга да өйрәндек. Азан әйтеп карадык. Төрле хәрәкәтле уеннарда да бик теләп катнаштык. Кама елгасы буена походка бару да бик ошады. 

Әнә шулай, бер атна гына дәвам иткән лагерь тормышы күп нәрсәләргә өйрәтте безне. Ике тапкыр кайнар аш пешергән Илүзә апага, безне тәм-томнар беләнсыйлаган әти-әниләребезгә, өлкән авылдашларыбызга, Рамил абый Ясәвиевка һәм студент егетләргә зур рәхмәт.

Амиль ЯСӘВИЕВ,
Салагыш мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев