Салагыш авылында Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан матур очрашу узды
Сугышчы - интернационалистларны искә алу көненә багышланган очрашуда Сәйфиев Расих Равил улы катнашты
Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан, Салагыш мәктәбендә бик җылы һәм матур очрашу узды. Сугышчы - интернационалистларны искә алу көненә багышланган очрашуда авылдашыбыз Сәйфиев Расих Равил улы катнашты.
Очрашуны рус һәм татар телләрендә гимн тыңлау белән башлап җибәрдек. Әфган җиреннән кайтмаган һәм бүгенгесе көндә арабызда булмаган ир - егетләрне 1 минут тынлык белән искә алдык. Салагыш авыл җирлегеннән 4 егетебез, Әфган җире сугышында катнаша: Мөхәммәдиев Рамил Ахун улы, Латипов Миннеаскат Минәхмәт улы, Галиев Раиф Имаметдин улы һәм Сәйфиев Расих Равил улы.
Бүгенгесе көндә аларның икесе арабызда юк. Рамил һәм Раиф абыйлар безнең күңелләрдә мәңгелек. Алар безнең арада, алар безнең белән.
Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Йолдыз апа Шәйхетдинова башлап җибәрде. Ул Әфган җире сугышында катнашкан Илебез уллары турында сөйләде. Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөсгетдинова авылыбыз җирлегеннән сугышта катнашкан егетләребез белән таныштырды.
Очрашу мәктәп укучылары белән берлектә узды. Алар авылдашыбыз Рамил абый Мөхәммәдиевның шигырьләрен укыдылар, күргәзмәләр белән таныштылар, ветеран ааылдашыбызга сораулар бирделәр. Расих абый Сәйфиевның улы Ислам 8 сыйныфта белем ала. Әтисе аның горурлыгы! Ислам белән горурлану йөзеннән, аны зур алкышларга күмеп, рәхмәт белдердек.
Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан, районыбызда " Таулар безне җибәрмиләр " исемле китап нәшир ителергә тора.
Бу китапны әзерләүдә ,үзеннән зур көч куйган Кильметьева Ризидә Рамил кызына, һәм бу китапны әзерләүдә зур тырышлык күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәтләр белдердек. Укучыларны китап эчтәлеге белән таныштырдык, кыскача китап турында аңлату эшләре алып бардык.
Расих абый Сәйфиев укучыларга сәламәтек теләп, патриот ул һәм кыз булып, үсүләрен теләде. Бигрәктә спорт һәм хезмәтне дус итәргә кушты, укуларында зур уңышлар теләде. Сугышта катнашып, батырлыгы өчен бирелгән күкрәк билгеләре белән дә таныштырды.
"Сугыш һаман күңелләрдә, таулар әле һаман күз алдында, алар һаман мине җибәрми ", - диде ветеран авылдашыбыз.
2024 ел Гаилө елы. Шул уңайдан Расих абый Сәйфиевка гаилә бәхете, парлы тигез тормыш, сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге, иминлеге теләп истәлекле бүләк тапшырдык.
Очрашу ахырында авылдашыбыз өчен, музейда чәй өстәле әзерләдек. Өстәл артында гөрләшеп кайнар чәйләр эчтек, тәмле пироглар һәм мантыйлар белән сыйландык.
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев