Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салагыш кызы Германиядә укып кайтты

Дулкынландыргыч та, кызыклы да

Замана яшьләре өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Зур тырышлык куеп биек үрләр яулаучы Салагыш кызы Фирая БУЛАТОВА – шулардан тулы файдаланып уңыш арты уңышка ирешүче якташыбыз.

Фирая мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. VI-VII сыйныфларда укыганда инглиз теле белән мавыга башлый. XI сыйныфта инглиз теле буенча район олимпиадасында беренче урынны ала. Мәктәпне тәмамлагач та КФУның Алабугадагы чит телләр факультетына укырга керә. 

Фирая институтта инглиз һәм алман телләрен өйрәнә. Яхшы укуы нәтиҗәсендә Алман Академик Алмашу Хезмәте программасы стипендиаты булуга ирешә. 

– Беренче тапкыр самолетка утырып чит илгә очуым дулкынландыргыч та, кызыклы да булып истә калган. 2017 елның июль ае иде ул. Германиядә алман теле курсларына йөреп, төрле илләрдән килгән студентлар белән аралашып Франциянең Париж, Голландиянең Амстердам, Германиянең Ахен, Кёльн, Дюссельдорф, Моншау, Бонн шәһәрләренә сәяхәт итеп бик күңелле үтте вакыт. Европадагы зур фәнни үзәкләренең берсе Юлихта да булдык.

Бу хакта тулы язма "Әгерҗе хәбәрләре"нең 43нче санында басылып чыкты инде, укымый калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев