Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салагыш мәдәният йортында «Йөрәк маем» исемле комедия сәхнәгә куелды

Авыл үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге комедия тамашачылар күңелендә озак сакланыр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан Салагыш мәдәният йортында ир - егетләребезгә багышланган , һәм Гаилә елы уңаеннан , Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" исемле комедиясе Салагыш, Уразай үзешчәннәре катнашында сәхнәгә куелды.

Без тамашачы үзебезне, Казан каласында, Г. Камал театрында кебек хис иттек. Авыл үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге комедия тамашачылар күңелендә озак сакланыр.

Сәхнә заманча ,матур итеп бизәлгән, үзешчәннәрнең дә өс- киемнәре килешеп тора. Күңелле биюләр һәм җырлар белән үрелеп барган әлеге комедиядә гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да булды. Гөлнара һәи Илфат Шәйхетдиновлар, Венера һәм Инсаф Ибрагимовлар гаиләсе - шундыйлардан. Үзешчәннәр арасында иң өлкәне Фирдәния апа Тимуршина иде.

Заманында чит ил сәхнәләрен дә шаулаткан Салагышта бүген дә талантлар җитәрлек. Әнә Гөлия Латыпова, Гөлназ Мөэминова, Ләйсән Сабирова, Илгизә Фәрдетдинова, баянчы Дамир абый Мулләхмәтовлар шундыйлардан.

Артистлар үз осталыклары, булганлыклары, җитезлекләре, юмор күңелле булулары белән, авылдашларны таң калдырдылар.

Ветеран укытучы Лениза апа Шәрипова рәхмәт сүзләре әйткәндә: " Казан артистлары читтә торсын",- диде. Авылдашыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия апа Хәбибуллина да " Безгә алмашка яшь буын килүенә сөенәбез,"-диде һәм җирлегебездәге барлык артистларга, сәхнә осталарына олы рәхмәтләрен белдерде.

Комедияне карарга якын- тирә авыллардан да килгәннәр иде. Исәнбай авылыннан килгән , татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы , үзешчәннәргә бик югары бәя бирде.

"Салагыш үзешчәннәре турында ишеткәнем бар иде, ләкин үзләрен сәхнәдә күрү , икенче икән булдырасыз, бик зур рәхмәт",- диде. Биология , география фәннәре мөгаллимәсе Латыпова Энҗе Флүс кызы, рәхәтләнеп ял иттек, чын күңелдән рәхмәт диде.

Комедия башланыр алдыннан, мәдәният директоры Гөлия Латыпова ир - егетләребезне бәйрәм белән котлады. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләренә рәхмәт белдереп, күчтәнәчләр тапшырды.

Комедия тәмамлангач, авылдашыбыз Гүзәлия Әзиятова, барлык кайгыларым, борчуларым онытылып торды, рәхәтләнеп ял иттем, бик күңелле булды, улым гына исән - имин әйләнеп кайтсын, рәхмәт сезгә үзешчәннәр, диде.

Салагыш мәдәният йортында төрледән - төрле кичәләр, чаралар, концертлар уза. Авыл халкы исеменнән бик җылы сүзләр, рәхмәтләр килеп ирешә. Мәдәният директоры Гөлия Латыпованың һәм мәдәният хезмәткәрләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу.

Кызлар бик күп төрле конкурсларда чыгыш ясап, урыннар яулыйлар, рәхмәт хатлары, сертификатлар белән бүләкләнәләр. Узган елны да, Казан каласында узган фестивальдә катнашып, берсеннән-берсе матур чыгышлар ясап, районыбыз, авылыбыз данын якладылар.

Комедия бик күңелле тәмамланды. Авыл халкы аягүрә басып , зур алкышларга күмеп рәхмәт белдерде.

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев