Салагыш мәктәбендә «Җәлилне укыйбыз» акциясе узган
Чара барышында укучылар шагыйрьнең матур шигырьләрен яттан сөйләгәннәр
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Герой шагыйрь , күпсанлы шигырьләр авторы. Балалар өчен шигырьләре, әкиятләре, хикәяләре, әсәрләре һәм "Моабит дәфтәре" җыентыгы моның дәлиле.
Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.
Шул уңайдан, бүген Салагышның башлангыч сыйныф укучылары " Җәлилне укыйбыз " исемле акциядә катнашканнар.
Укучылар яттан матур шигырьләрен сөйләгәннәр, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән, таныштырып, сыйныф җитәкчесе Диләрә Мирхафизан кызы, презентация күрсәткән. Герой шагыйрьгә багышланган күргәзмә куелган.
Патриотик тәрбия белән үрелеп барган бу чара, бик матур һәм күңелле узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев