Салагыш ветераннары медальгә лаек
Аларның һәркайсы лаеклы хезмәт һәм тормыш юлы үткән
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләре белән Салагыш авылыннан Сания Мөшәрәпова, Сания Гаптрахманова, Заһир Камалов бүләкләнделәр.
Юбилей медальләрен һәм бүләкләрне алар район башлыгы Ленар Нургаянов, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев кулыннан кабул итеп алдылар. “Без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз”, – диде Ленар Фәрит улы. Патриотик чарада Салагыш мәктәбе яшь армиячеләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев