Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Салагыш авыл җирлеге башлыгы 100 яшьлек юбилярны котлады (ФОТО)

Гасыр яшьтәше бүген дә зирәк акыллы

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган, авылыбызның иң өлкән яшьтәге кешеләренең берсе - Маһинур әби Губашева шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Төрле сәбәпләр аркасында туган көне көнне бара алмасак та, кичә Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мәсгут улы белән юбилярны котларга бардык, дип яза Илгизә Фәрдутдинова.

"Маһинур әби безне сөенеп каршы алды. Гасыр яшьтәше булган Маһинур әби бүгенге көндә кызы Гөлнур, килене Фәния тәрбиясендә гомер кичерә. Әбиебез әле зирәк акыллы. Тыныч кына үзенең үткән гомер юлын-нәрсәләр күргәнен, нәрсәләр кичергәнен сөйләде. Баксаң, бер гомерлек тарих! Россия Президенты, Татарстан Президенты, Удмуртиянең Ленин районы вәкилләреннән килгән котлау открыткаларын сөенә - сөенә күрсәтте юбилярыбыз. Аларга, һәммәсенә дә үзенең рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде. Ә без, үзенең тормышында ачысын да, төчесен дә, сөенеч - шатлыкларын да күргән Маһинур әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән хәерле гомердә сау-сәламәт булып, балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп итсен иде дип телибез" - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев