Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салагыш мәктәбе укучылары “Пушкин картасы“ ярдәмендә сәяхәт кылдылар

Иж-Бубыйдагы Мө хәммәтҗан Әхмәтҗа новның торгызылган йортында булдылар

Музейларга, төрле экскурсияләргә, мәдәни чараларга дәүләт хисабына йөрергә мөмкинлек бирүче “Пушкин картасы“ннан без – Салагыш мәктәбе укучылары да файдаланырга булдык. 

Күптән түгел мәктәбебез директоры Илсон Рәшитов, укытучыларыбыз безгә файдалы сәяхәт оештырдылар.

Беренче тукталышыбыз Иж-Бубыйдагы Мө хәммәтҗан Әхмәтҗа новның торгызылган йортында булды. Анда район тарихы һәм мәдәни мирасы музее директоры Гөлнас Джаметова 240 еллык бай тарихы булган ИжБубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре – данлыклы Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубилар, музейдагы экспонатлар турында сөйләде.

Соңыннан без район Мәдәният сараена спектакль карарга бардык. Минзәлә драма театры артистлары куйган “Онытмаска иде үткәнне“ дип исемләнгән әсәр бик ошады. Ул тирән мәгънәгә ия. Еллар узган саен сугыш афәте турындагы истәлекләр ерагая бара шул. Әлеге еллар ачысын без – яшь буынга җиткерү 
бурычы белән язылган ул. Тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген дә искәртә. Артистларның уйнаулары, сәхнәнең бизәлеше сокландырды.

Әнә шулай, октябрь аеның бер көнен без кызыклы, файдалы сәяхәткә багышладык. 

Чулпан БАРИЕВА, Салагыш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев