Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Салагышның оста бакчачысы Галимҗан Ямалиев: Бакча яшәтә дә, яшәртә дә

- 50 елга якын Ижауда яшәгәннән соң туган авылым Салагышка әйләнеп кайттым. Биредә һәр көнемне бакчада файдалы итеп уздырырга тырышам”, – ди сигезенче дистәсен ваклаучы Галимҗан абый ЯМАЛИЕВ

“Туган җир тарта ул, киткәннәр кайта ул” дигән шигъри юллар нәкъ минем хакта әйтелгән сыман: 50 елга якын Ижауда яшәгәннән соң туган авылым Салагышка әйләнеп кайттым. Биредә һәр көнемне бакчада файдалы итеп уздырырга тырышам”, – ди сигезенче дистәсен ваклаучы Галимҗан абый ЯМАЛИЕВ

46 ел Ижауда Электромеханика заводында эшли ул. 

– Эшләгән чакта бакчабыз бар иде, үзебезгә кирәкле бөтен төр яшелчә, җиләк-җимешне шунда үстердек. Аннан бакчаны сатарга туры килде. Төп сәбәбе – Салагыштагы әби-бабай нигез салган йортка йозак элергә теләмәвебез. Менә инде ун елдан артык туган авылымда яшим. Дөрес, шәһәрне дә ташлап бетермәдем. Әмма авылда туып-үскән малай буларак, бигрәк тә картаймыш көндә күңел туган туфракка тартыла икән ул, – ди Галимҗан абый.

Биредә дә ел әйләнәсе диярлек бакча хәстәре белән яши ул.

– Бакча сезонын ябарга да өлгермим, алдагы ел уңышы турында кайгыртыр чак җитә. Февральдә помидор, борыч чәчәм. Алар артыннан – кыяр, кавын, карбыз, кәбестә. Чәчәкләр дә үстерәм, – дип сөйли. 

Чәчәкләр дигәннән, узган ел Өлкәннәр көне уңаеннан узган бәйрәмдә өлкән авылдашларын хризантемалар бүләк итеп сөендергән ул. 

– Бик яратып үстерәм әлеге чәчәкләрне. Чәчәкләре гел эре булып торсын, вагаймасын өчен аның урынын алыштырып торырга кирәк. Бу чәчәкләр дымлы урынны да яратмыйлар, – ди, аларны үстерү серләре белән уртаклашып. 

Лалә, астра, лилия, циния, петунияләр дә үсә аның бакчасында.

– Быел петуния үсентеләрен Сабан туе бәйрәменә бүләк итеп тә тапшырдым. Тәрәзә төбендә үстереп газапланасы да юк: узган ел коелган орлыктан шундый күп булып чыкты алар! – дип сөенә.

Һәр нәрсә, шул исәптән үсентеләр дә тәрбияләгәнне ярата. 

–    Мин бакчада чүп үстермәскә тырышам. Үсентеләргә бервакытта да химик препаратлар сипмим. Кыяр, помидор үстергәндә суган кабыгы, көл кебек кул астындагы чаралардан файдаланам. Иң мөһиме, мин аларны күңел җылымны биреп тәрбияләргә тырышам, – ди Галимҗан абый. – Тырыш хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрүе рәхәт. Быел беренче кыярларны авыз иттек инде. Помидор уңышы да яхшы булырга охшаган. Кәбестәләр дә башланап килә. Виктория кызара...

Бәрәңгеләрен дә өйгән инде уңган бакчачы. 

–    Сортларын белмәсәм дә, бер елны да икенче икмәксез калганым юк. Узган ел дүрт чиләк утыртып, алтмыш (!) чиләк алдым, – ди. 

–    Мин җыйган уңышның бөртеген дә әрәм итмәскә күнеккән. Иң беренче чиратта, шәһәрдә яшәүче кызыбыз, оныкларыбыз гаиләләрен сыйлыйм. Артыгыннан кайнатмалар, соклар ясыйм, – дип дәвам итә. – Быел слива, чия, тернослив, алма уңышы да яхшы булыр дип өметләнәм. Димәк, җиләк-җимеш өлгергәч эш тагын да күбрәк булачак...

–    Җир җиләген җыярга да, кайнатмалар ясарга да яратам. Безнең Салагыш җиләкле аланнарга бай. Бик тиздән бу табигать нигъмәте дә  өлгерәчәк, – ди Галимҗан абый. Әнә шулай, көчле затлар арасында да бакчага мөкиббән китүчеләрнең булуын үз үрнәгендә раслап яши ул бүген. 

–    Иң мөһиме, бакча мине яшәтә дә, яшәртә дә. Гел хәрәкәттә булгангадыр, көн узганы да сизелми, авырырга вакыт та калмый, – дип йомгаклый тырыш бакчачы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев