Салагышның үрнәк гаиләләрен һәм авыл активистларын бүләкләделәр
Авыл җыенында алар исеменә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде
Алтын туйларын каршы алган парлар – Зөлфәт–Лидия Мәҗитовлар, Миннәхмәт-Галимә Әхмәтшиннар, Рәшит-Галимә Габдрахмановларны гаилә бәйрәмнәре белән район башлыгы Ленар Нургаянов һәм Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев котладылар.
Авыл тормышында актив катнашучы ир-егетләр район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Менә алар: Дамир Муллахмәтов, Зирәк Хаҗиев, Ирек Әхмәтшин, Айрат Шәйхетдинов, Вячеслав Тимофеев.
Ирекле янгын сүндерү командасы вәкилләре Раушан Латыйпов, Зөфәр Гарифуллинга Салагыш авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәркайсына булган рәхмәт хисләрен авыл халкы җылы алкышлары аша җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев