Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Салагышта яшәүче Чулпан Латыйпова көньяк җимешләре үстерә

Әлеге җимешләрне үстерү теләге Чулпан ханымда моннан дүрт ел элек туа..

Быелгы эссе җәй кавын-карбыз өчен файдага гына булды, диләр бакчачылар. Бик тиздән безнең якларда да әлеге көньяк җимешләре өлгереп җитәчәк. 

ОРЛЫКЛАРНЫ – ПОЧТА АША

Салагышта гомер кичерүче Чулпан ЛАТЫЙПОВА, чын мәгънәсендә, бакча эшенә гашыйк. Һәр төрле җиләк-җимешне, яшелчәне, чәчәкләрне бар күңелен биреп үстерә ул. Соңгы елларда уңган ханым көньяк җимешләре үстерүгә дә өстенлек бирә башлаган. Озакламый ул якыннары белән бергә  бакчасындагы карбыз-кавыннан да авыз итәчәк. 

Әлеге җимешләрне үстерү теләге Чулпан ханымда моннан дүрт ел элек туа. Беренче елны икеләнеп кенә утыртып караса да, уңышы сөендергәч, күңеле тагын да үсә. 

Узган ел ул орлыкларны почта аша кайтарткан. Кызыл эчле “Огонек“, сары эчле “Майбах“ сортлы карбызлар, “Колхозница“, “Золотое лето“ сортлы кавыннар безнең як климатына туры килгәннәр. Алар өлгергәч орлыкларын алып, быел шуларны утыртып караган. Нәтиҗәсе – күз алдында. Барысы да тишелгәннәр, матур гына үскәннәр, хәзер карбызлары – 2,5, кавыннар 0,5 кило чамасы авырлыкка җиткәннәр. 

КИТАПЧА ҮСТЕРМИМ

Карбыз-кавынны үстерү серләре белән уртаклашуын сорагач, бернинди авырлыгы да юк, әмма мин аларны төгәл технологиясен белеп үстерәмдер дип уйламыйм, дип җавап бирде елмаеп Чулпан ханым. 

Апрель ахырында орлыкларны сулы мамыкта шыттырып, бер тапкыр кулланыла торган стаканга утырткан. Июнь башына кадәр үсентеләр стаканда үскәннәр. Туфрак ныклап җылынгач, җиргә күчергән. Тамырлары ныгып киткәнче биш литрлы шешәләр каплап торган. 

–    Минем фикеремчә, һәр яшелчә, җиләк-җимешкә иркенлек кирәк. Кавын-карбызлар да җәелеп үсәргә яраталар. Шуңа күрә мин бәрәңге бакчасының бер өлешен нәкъ менә аларга дип махсус бүлеп куям, – ди Чулпан апа. 

Иркенлектән тыш, алар су һәм кояш яраталар. Суны көн саен, аз-азлап сибәргә кирәк! 

Хәзер инде кавын-карбызларның җимешләре матур гына үсеп киләләр. Бакчачы аларның асларына такталар да куеп чыккан. Монысы дымнан һәм салкыннан саклау өчен кирәк, ди ул. 

Август урталарында җимешләрне авыз итеп караячаклар. Узган ел карбызларның авырлыгы 4-5, кавыннарныкы 2 килога кадәр җиткән булганнар. 
–    Һава торышы явымсыз булганда җимешләрне октябрь башына кадәр бакчада тотарга була. Сабагы кипкәннән соң гына өзәргә ярый. Ул шул чакта гына тулысынча өлгергән санала, – ди Чулпан ханым. 

Өлгергәнен белү өчен шакылдатып карарга кирәк. Суккач карбыз – яңгыравык, ә кавын, киресенчә, тонык тавыш чыгара икән, димәк, өзеп алырга була. 
Карбызны өзеп алганнан соң өч-дүрт көн ашамаска да киңәш итә бакчачы. Ул тора-тора тагын да баллана икән. 

Узган ел кавын-карбызларны ноябрь аена кадәр ашаганнар. 

–    Минем кибеттән кавын-карбыз сатып алганым юк. Үзебезнеке экологик яктан чиста, тәмле һәм баллы, – ди бакчачы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев