Салагышта волонтерлар өлкән буынга ярдәм итә
Шул уңайдан алар улы махсус хәрби операциядә катнашучы Сәмига апа Гайфуллина гаиләсендә булдылар
Табигатьтә – кыш. Кар бураннары биек-биек таулар, көртләр өеп китә. Капка төпләре, өй аллары, тыкрык буйлары, урамнар кар белән өелгән. Без, волонтерлар авылыбыздагы өлкән буынга, бигрәк тә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм итәргә, аларның хәлләрен белеп торырга тиеш. Шул уңайдан улы махсус хәрби операциядә катнашучы Сәмига апа Гайфуллина гаиләсендә булдык.
Ананың хәлен белдек, аралаштык, сәйләштек, Яңа ел күчтәнәче тапшырдык. Сәмига апага сәламәтлек, сабырлык теләдек. Капка төпләрен көрәдек, утынга ягар өчен киселгән агачларны ташып өйдек. Алга таба башка гаиләләрдә дә булырга, хәлләрен белергә, ярдәм итәргә дигән нияттә калдык.
Райлә Тимофеева.
Фотоларны Райлә Тимофеева тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев