Салагыштан Зөлфәт–Лидия Мәҗитовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Алар икесе – бербөтен
Без аларның алтын туйларын Мәдәният йортында дуслары, якыннары, яшьтәшләре белән бергә билгеләп үттек. Уйнадык, биедек, җырладык, матур теләкләр теләдек. Авылдашларбыз Зөлфәт–Лидия МӘҖИТОВлар мондый зурлауга бик тә лаек.
Салагыш мәктәбен тәмамлаган Лидия Ижауда техникумда автомеханиклыкка укый. Әмма заводка практикага килгәч, бу һөнәр аныкы түгеллеген аңлап, авылга кайтып китә. Салагыш мәктәбенә пионервожатый булып эшкә урнаша, читтән торып Алабуганың педагогия институтына укырга керә. Шунда булачак тормыш иптәше Зөлфәт белән таныша. Күрше Уразай авылы егете исә мәдәният-агарту училищесының хореография бүлегендә укый. Ике ел очрашып йөргәннән соң 1975 елның 17 январенда ике яшь йөрәк тормыш юлларын бергә бәйлиләр....
Алган һөнәренә тугрылык саклап, Зөлфәт абый лаеклы ялга киткәнче Салагыш Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Ул – иң оста биюче. Күпсанлы бүләкләре, Грамоталары аның үз эшен яратып башкаруы турында сөйли. Эшләү дәверендә авылларда, районда, башка шәһәр-төбәкләрдә узган төрле бәйгеләрдә, концерт-бәйрәмнәрдә актив катнаша ул. Аның биюгә осталыгына күпләр соклана. Биегәндә халык алкышларга күмеп, зур рәхмәтен белдерә. Концерт-кичәләрне матур җырлары белән бизәүче авылыбыз сандугачы Тәнзилә апа Хәбибуллина – аның бертуганы.
Яшьләй бер кулын югалтып, сәламәтлеге какшаса да, беркайчан да күңелен төшерми ул. Алай гына да түгел, бер эштән дә читтә калмый. Гомер буе өмәләрдә актив катнаша, колхоз басуында, амбарда эшли. Йорт-җирләрен, абзар-кураларын да һәрчак төзек тота. Күпләп мал-туар да асрыйлар.
Һәрчак ачык йөзле, киң күңелле, бик тә ярдәмел Зөлфәт абыйга 70 яшь тулды. Ул авылыбыз мәчетен яңгыратып азан әйтүче бүген. Без, авылдашлары, бик хөрмәт итәбез үзен.
43 ел гомерен балаларга багышлаган Лидия апа пионервожатый да булды, мөгаллимлек тә итте, тәрбияче, оештыручы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып та эшләде. Авыл Советында яшь парларны язылыштыру, туйлар, юбилейлар алып бару, төрле кичәләр оештыру, авылда хатын-кызлар комитетын җитәкләү кебек эшләрне дә намусы кушканча җиренә җиткереп башкарды. “Картлыгымның яшьлегендә” исемле ветераннар коллективы җитәкчесе дә, авылыбызда Карга боткасы йоласын уздыруга нигез салып, аны бик озак еллар оештырып йөрүче дә Лидия апа. Җыеп әйткәндә, ул башкармаган эш юктыр, мөгаен, хезмәтләре турында бер китап язарлык аның.
Өй алларында берсеннән-берсе купшырак чәчәкләр, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче, аш-су әзерләп табыннарны матур итеп бизүче дә авылдашыбыз.
Сөеп, яратып үстергән кызлары Эльвираның, уллары Айдарның гаиләләре дә күпләргә үрнәк булырлык. Өч оныкның яраткан әби-бабасы бүген Лидия апа белән Зөлфәт абый.
...Әнә алар, Кыш бабай һәм Кар кызы киеменнән кулга-кул тотынышып Мәдәният йорты буйлап атлыйлар. Яңа елны искечә каршы алу бәйрәме булганга, без шулай киендердек аларны. Кыш бабайны Кар кызыннан башка күз алдына китереп булмаган кебек, аларны да бер-берсеннән башка күзаллау мөмкин түгел. Алга таба да шулай бербөтен булып яшәгез, хөрмәтле авылдашларыбыз!
Раилә ТИМОФЕЕВА.
Салагыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев