Салым түләүне соңгы көнгә калдырмагыз
1 ноябрьгә Әгерҗе районында яшәүчеләрнең 37,6 проценты салымнарын түләгән.
Болар – физик затларның милкенә, җир һәм транспорт салымнары, аерым очракларда физик затларның кеременә салым. Әлеге салымнарны 3 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
– Салым түләүне соңгы көнгә калдырмаска киңәш итәбез. Чөнки 3 декабрьдән соң вакытында түләмәгән өчен пени исәпләнә башлый, – дип кисәтәләр салым инспекциясе хезмәткәрләре.
Түләмәүчеләргә карата шулай ук түбәндәге чаралар кулланылырга мөмкин:
- РФ салым кодексының 48нче маддәсе нигезендә судка мөрәҗәгать итү;
- милеккә арест салу;
- милек белән идарә итүне һәм РФнән читкә чыгуны чикләү;
- хезмәт хакыннан һәм пенсиядән тотып калу.
Исегезгә төшерәбез: салымны почта, банклар, “Шәхси кабинет“, Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә мөмкин. Салым түләүгә кагылышлы сорауларыгыз булса, салым инспекциясенә эш көннәрендә – 8-17 (төшке ялсыз), сишәмбе, пәнҗешәмбе 8-19 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә аласыз. Салым инспекциясе шулай ук айның икенче, дүртенче шимбәсендә 8-13 сәгатьләрдә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев