Шаршадыда төбәк тарихчылары утырышы узды
Алар алдына төбәкне шәхесләр аша өйрәнү бурычы куелды
Быел Әгерҗе районында төбәк тарихчылары оешмасы барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп Кичкетаңнан Ромель Мәннапов билгеләнде. Әлеге оешманың максаты – авыллар тарихын, алардан чыккан күренекле шәхесләрне барлау, онытылган исемнәрне яңарту.
Утырышта катнашкан сәясәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, “Мәскәү татарлары штабы“ оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев та авыллар тарихын язган каләм осталарына, утырышта катнашкан район үзәк китапханәчеләре, Иж-Бубый музее хезмәткәрләре алдына шул бурычларны куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев