Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сарсак-Омгада тавыш бирергә килүчеләр туган як музеен да караганнар

Кичә 61, бүген 62 кеше килде, диләр комиссия әгъзаләре.

Сарсак-Омга авылындагы 481нче тавыш бирү участогында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш бирүдә 123 кеше үз фикерен белдергән инде. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева хәбәр итте.

Тавыш бирүләр вакытында кагыйдәләр бозылмый.  Чараны имин шартларда уздыру өчен алдан ук әзерләндек. Барлык кирәк-яракларны алдык. Керү уңаена дезинфекцияләнгән келәм җәелде, тән температурасын үлчәү өчен җайланмалар да бар. Шулай ук куллар өчен дезинфекцияләү чарасы куелды. Һәр кешегә аерым ручка, перчатка, битлекләр бирелә. Тавыш бирергә килүчеләр бер ишектән керәләр, икенчесеннән чыгалар.  Бинаны, өслекләрне дезинфекцияләү – барысы да график нигезендә башкарыла,  – ди  җитәкче.

Бүген тавыш бирергә килүчеләр матур чарада да катнашканнар. Элек авыл медпункты урнашкан бинада туган якны өйрәнү музее ачылган.

Анда халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган бүлек тә, авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыган чагылдырган почмак та бар, – ди Тамара Сергеевна.

Әлеге музейны без Республикабызның 100 еллыгына тәгаенлибез. Аны тагын да тулыландыруда авылдашларыбыз ярдәменә  өметләнәбез. Һәркемнең өендә музейга экспонатка куярдай әйберләр бардыр дип уйлыйбыз. Уртак тырышлык белән музейны  авылдашларыбыз яратып йөри торган урынга әйләндерәсебез килә, – ди ул.

Тавыш бирү участоклары ял көннәрендә дә 8-20 сәгатьләрдә эшли.

#голосуетРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев